"Муса Җәлил - балалар дусты"
15 февраля 2016
Муса Җәлил – балалар дусты”.
Максат: балаларны герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландыру, аларны шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп уку күнекмәләрен үстерү. Муса Җәлил әсәренә мәхәббәт, алар аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү.
– 1 сыйныф укучылары белән бакчадагы балалар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру.
Әзерлек эше:
– шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.
– слайдлар карау (М.Җәллнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу).
– залны тутыргычлар, чәчәкләр, портреты, атрибутлар ( куаклар, чишмә) белән бизәү.
– М.Җәлил әсәрләре буенча рәсем ясау.
– М.Җәлил әсәрләре буенча күргәзмә оештыру.
– Сүзлекләр өстендә эш.
– Сәхнәләштерү өчен атрибутлар әзерләү.
– 1 сыйныф укучыларын М. Җәлил бәйрәменә кунакка чакыру.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче. Здравствуйте, дорогие гости , дети ! Хәерле көн, кадерле кунаклар hәм балалар!
Исәнмесез, кунаклар!
Саумысез, барчагызда.
Сезне күрүебезгә без шатбыз
«Тамчыларның» залында.
Балаларны шөгыльгә психологик көйләү. Балалар түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче:Хәерле көннәр, балалар!
Балалар: Хәерле көн, сиңа!
Хәерле көн, миңа!
Хәерле көн, безгә!
Хәерле көн, сезгә!
“Дуслык чылбыры” Кулларыбызны уабыз (потрем), учларыбызны җылытабыз. Ә хәзер шушы җылыбызны дусларыбыз белән бүлешәбез. Бер- беребезгә тотынабыз, безнең дуслык чылбырыбыз барлыкка килә, ягымлы итеп елмаябыз, уңышлар телибез.
ЧӘЧӘКЛӘР
Барыгыз болынга, балалар!
Йөгрегез, уйнагыз, көлегез!
Елмайсын күреп шат аналар,
Юансын боеккан күңлегез.
Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.
Балалар, бу шигырь юллары сезгә танышмы?
Әйе.
Нинди әсәрдән соң алар?
“Чәчәкләр” шигыреннән.
Кем язган соң ул шигырьне?
Муса Җәлил язган.
Кем соң ул Муса Җәлил?
Шагыйрь.
Әйе балалар, М.Җәлил ул шагыйрь генә түгел, ә бөек татар шагыйре, герой – шагыйрь, һәм сез, балаларның якын дусты. Ә моның шулай икәнен без, сезнең белән, бүгенге шөгель баршында күрербез.
Мин сезгә балалар , М.Җәлил турында бик күп сөйләдем, аның шигырьләре белән таныштырдым. Ә хәзер сез үзегезнең белгәннәрегезне миңа һәм кунакларга сөйләп күрсәтерсез.
Балалар, без бүгенге кичәне, Муса Җәлилнең иҗатына багышларбыз.
- Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында туа. Әнисе Рәхимә апа шигъри күңелле була, шигырьләр яза, җырлар чыгара. Кечкенә Мусаны тибрәтеп йоклатканда, бишек җырлары башкара.
Муса Җәлил 6 яшьтән үк укырга керә. Беренче шигырен ул 9 яшендә яза. Бәләкәй чактан үк бик зирәк, сәләтле була, рәсемнәр ясарга, уйнарга ярата. Әйдәгез бергәләп Муса Җәлилинең балалар өчен язган бер уенын уйнап алыйк.
Уен «Күрсәт әле" (барлык балалар белән)
Мостафа авылы әкияти, матур урман янында урнашкан. Муса, кечкенәдән табигатьне , балык тотарга, кошлар сайравын тыңларга яраткан . Урманда сагышланып, ялгызы гына кычкырган кош тавышы аңа «Күке» шигырен язарга өтәргән. Нигә сагышлана икән күке…? Әйдәгез бергәләп әлеге сорауга җавап табыйк.
Балалар сез күке турында нәрсә беләсез? Нинди кош ул? Кайда яши? Башка кошлардан кайсы ягы белән аерылып тора?
Балалар: Ялгыз яши, бала чыгармый, йомыркасын чит ояларга ташлап китә.
Тәрбияче:“Күке” шигыре аша М.Җәлил безгә, кешеләргә нәрсә әйтергә теләгән соң?
Балалар: Балаларны ташламаска, һәр бала үз әти – әнисе белән яшәргә тиеш.
Сезнең каршыгызда 1 сыйныф укучысы Замдиhанова Айзилә «Күке» шигырен сөйли. (Кошлар тавышы куела).
Тәрбияче: Чишмә.
Яр астынан чишмә ага,
Чылтыр-чылтыр тавышы.
Җил искәндә иелеп кала,
Читкә үскән камышы.
Челтер, челтер чишмәбез,
Ярдан балчык ишмәгез,
Суны шунан эчегез;
Башка җирдән эчмәгез!
М.Җәлилнең бик күп шигырьләренә мәшһүр композиторларыбыз көйләр язганнар. Җәүдәт Фәйзинең "Чишмә" музыкасын тыңлыйк . Сезнең каршыгызда шүшы көйгә Туктиева Илсинә бию күрсәтә.
Авылда булдыклы, эшчән халык яши. Алар беренче таң әтәчләре тавышына уянып, эшкә керешәләр, балалар мәктәпкә, балалар бакчасына бара.
Муса Җәлил сүзләре , Җ. Фәйзи көе «Әтәч» җыры башкарыла.
Мусаның гаиләсе барлыкка килә, хатыны Әминә, кызы туа. Ул аларга багышлап бик күп шигырьләр иҗат итә.
Тәрбияче. Муса Җәлилнең кызының исемен хәтерлисезме, балалар ?
Балалар: Чулпан.
Тәрбияче. Әйе,«Кызыма» дигән шигыре , кызы Чулпанга багышлана. Әйдәгез бергәләп бу шигырьне тыңлап китик.
Сезнең каршыгызда 1 сыйныф укучысы Саттарова Эльвина «Кызыма» шигырен сөйли. (бишек җыры куела).
Табышмак әйтәм тыңлагыз, нинди хайван турында сүз бара икән? Сез Муса Җәлилнең нинди шигырен беләсез?
Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан мыек селкетеп,
Йоклап ята көн буе.
Муса абыегыз нәрсә әйтергә теләгән?
Урлашмаска, кеше әйберенә тимәскә.
“Карак песи” җырын, 1 нче сыйныф укучылары башкаралар.
Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр.
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:
– Мияу, мияу, пескәем!
Бар әле син чоланга!
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!
2.
Песи күргәч, күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.
– Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!
3.
Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт итергән акмайны!
– Мияу, мияу, пескәем!
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап беткәнсең!
Хайваннарны бик яраткангамы, күп шигырләрен аларга багышлаган. Сезнең каршыгызда балалар "Маэмай" җырын башкаралар.
- Тәрбияче: Белгәнегезчә, сугыш башлангач, М.Җәлил фронтка китә, яраланып, дошманнар кулына эләгә. Анда да ул бирешми, каләме белән көрәшүен дәвам итә. Күп шигырьләр яза. Шуларның берничәсен искә төшереп үтик:) “Сандугач һәм чишмә”, “Кызыл ромашка”.
Алып баручы: Биючеләр биегез
Матур безнең көебез:
Биегез, биегез,
Матур булсын илебез.
Сезнең каршыгызда балалар бакчасының матур кызлары“Кызыл ромашка” биюен башкаралар.
Ак ромашкалар: Туктиева И.А., Ситдикова А.И., Басырова З.А., Халиуллова А.А., Мухитова Э.Н., Бикбаева А.И.
Кызыл ромашка: Хасанова А.Р.
Солдат: Сулейманов А.А.
Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы hаман
Бакчада идек
Сезнең каршыгызда 1 сыйныф укучылыры "Беренче дәрес" шигырен сөйлиләр.
Тәрбияче: Ә хәзер үстерешле : “Кайсы әсәрдән икәнен бел” уенын уйнап алабыз. Мин сезгә М.Җәлил шигыр-нн юллар укыйм, кайсы әсәрдән икәнлеген белергә кирәк. Игътибарлы булыгыз балалар.
1.Сикереп торды Марат,Күрә эшләр харап…”
“Сәгать”
2. “Ул кояш белән бергә кузгала, Көрәген ала, җиңен сызгана...”
“Бакчачы”
3. “Иртә белән майга дип,Керсәм, күзем акайды: ”
“Карак песи”
4“Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы...”
“Кызыл ромашка”
5.Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син син минем
"Кызыма"
6.Күп йөгерә, күп өрә
Күп ишетә, күп күрә.
"Маэмай"
Кызганычка каршы, М.Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз, чөнки хәзерге матур, тыныч тормышта яшәвебездә аның өлеше бик тә зур.
“Чәчәкләр”, "Җилләр" шигыре балалар сөйли
Балалар, йомгакларга да вакыт җитте. Әйдәгез, тагын бер кабат искә төшереп китик әле.
Без буген, кем иҗаты белән таныштык? (Без бүген Муса Җәлил иҗаты белән таныштык).
Бугенге шөгыльдә яңгыраган шигырьләрнең, җырларның сузләрен кем иҗат иткән? (Бөек шагыйрь, Муса Җәлил иҗат иткән).